Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 июнь 2021, 09:22

Фольклориадада оста куллылар да җыелачак

Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә Уфада халыкара кәсепчелек күргәзмәсе эшләячәк.

Фольклориадада оста куллылар да җыелачак
Фольклориадада оста куллылар да җыелачак
Фольклориадада оста куллылар да җыелачак
Фольклориадада оста куллылар да җыелачак

"Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе Уфада узачак VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында ачылачак. Ул Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында узачак.
Аны ачуда 4 июльдә 19 илдән 40тан артык кәсепче катнашачак. Моннан тыш, Уфа һәм Башкортстан районнарыннан 39 предприятие, оешма һәм шәхси эшкуар үз продукциясен тәкъдим итәчәк, Омскидан осталар агач әйберләр алып киләчәк.


Кәсепчеләр өчен продукция урнаштыру өчен стильләштерелгән өстәлләр һәм стеллажлар куелачак.


Чит ил кунаклары урындагы осталар эше белән танышачак, халык музыка уен кораллары - кубыз һәм курай ясау процессын күрәчәкләр. Келәм сугу, киез басу, тукымага рәсем ясау буенча мастер-класслар узачак. Башкортстан халкына һәм кунакларына үзләренең мәдәнияте һәм кәсепчелек традицияләре турында сөйләячәкләр.


Көн саен мәйданда Уфа фольклор ансамбльләре һәм чит ил делегацияләренең иҗат коллективлары катнашлыгында концертлар узачак.


Күргәзмә 4 июльдән 10 июльгә кадәр 11 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


VI Бөтендөнья фольклориадасының рәсми кунаклары катнашлыгында күргәзмәне ачу тантанасы 2021 елның 4 июлендә 13.00 сәгатьтә була.


Чара яңалыкларын сез контактта күзәтә аласыз https://vk.com/folkloriada2021.

https://kiziltan.ru/articles/kultura/Folkloriadada-osta-kullilar-da-ielachak-838323/

 

Читайте нас: