Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 июнь 2021, 10:55

Акбузатка һәйкәл

VI Бөтендөнья фольклориадасы барышында Бөрҗән районында Акбузатка һәйкәл ачыла.

Акбузатка һәйкәл
Акбузатка һәйкәл
Акбузатка һәйкәл
Акбузатка һәйкәл

6 июльдә Көнчыгыш фестиваль округында чыгыш ясаган делегациянең бер өлеше катнаша. Монда Әбҗәлил, Бөрҗән районнары, Учалы, Сибай, Белорет шәһәрләре керә.

Республика кунаклары һәм тамашачылар өчен башкорт халкының бай мәдәни мирасы, эпослары белән таныштырган кыска программа тәкъдим ителәчәк. Тантана Роберт Юлдашевның һәм «Курайчы» төркеменең концерты белән тамамлана.

Әлеге вакытта бу – башкорт халкының эпик әсәрләренә бердәнбер һәйкәл. Эпоста сурәтләнгәнчә, тулпар көмешкә буялган, зур канатлы, булат кылычлы ат. Һәйкәл Чиләбе өлкәсенең Кәсле заводында коелган. Авторы - танылган башкорт скульпторы Өлфәт Кобагошев. Һәйкәлнең биеклеге - биш, атның биеклеге  3,5  метр.

«Акбузат» монументаль-скульптура композициясе Шүлгәнташтан ерак түгел, Елкычыккан күле янында торачак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/folkloriada/Akbuzatka--yk-l-836407/

 

 

Читайте нас: