Якты юлдан
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 июнь 2021, 13:51

Киләсе ялларда Кемерово шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була

Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә.

Киләсе ялларда Кемерово шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була
Киләсе ялларда Кемерово шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була

26-27 июньдә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышланган Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. 

Бәйрәмгә Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит илләрдән 250 делегат килүе көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туе программасына иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли ишегаллары хуҗалыклары күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар, ат чабышлары һәм башкалар кертелгән, диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/21-06-2021/kil-se-yallarda-kemerevo-sh-rend-halykara-shahterlar-saban-tue-bula-5827595

Фото: https://prokopievsk.ru

 

Киләсе ялларда Кемерово шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була
Киләсе ялларда Кемерово шәһәрендә Халыкара шахтерлар Сабан туе була
Читайте нас: