Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 июнь 2021, 11:05

Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк

Бөтенроссия халык санын алу быел октябрь аенда планлаштырыла.

Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк
Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк

Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк. Бу хакта Росстат җитәкчесе урынбасары Ирина Шаповал федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Идел буе федераль округында урнашкан территориаль органнары җитәкчеләре Советы утырышында хәбәр итте.

«Исәпкә алучылар халык арасында сораштыру үткәрә. Россиянең 18 яшьтән кечерәк булмаган һәм махсус укулар узган һәр гражданины исәпкә алучы була ала», - дип сөйләде докладчы.

Шаповал Бөтенроссия халык санын алуны оештыру өчен 360 мең планшет сатып алынуын әйтте. Алар белән, шул исәптән, исәпкә алучыларны да тәэмин итәчәкләр. Хәзерге вакытта планшетлар халык санын алу вакытында уңайлы территорияләрдә файдаланыла инде, дип аңлатты ул.

«Интернетта халык санын алуны махсус сайтта да, тиешле мобиль кушымтада да узарга мөмкин булачак. Бу ысул исәпкә алуда катнашуда иң үтемлесе. Әлеге алым исәпкә алучыларга йөкләнешне киметергә һәм халык санын алу материалларын автоматлаштырылган эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Шаповал.

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-06-2021/rossiyad-halyk-sanyn-aluny-tk-r-d-268-me-is-pk-aluchy-lep-itel-ch-k-5827074

 

Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк
Россиядә халык санын алуны үткәрүдә 268 мең исәпкә алучы җәлеп ителәчәк
Читайте нас: