Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 Май 2019, 13:33

Уфада Телеүзәк янында Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак

“Башкорт һәм татар халкының атаклы улы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл кую комиссиясе эшендә катнаштык. Озак эзләнүләрдән соң, Телеүзәк янындагы мәйданга тукталырга булдык", - дип сөйләде Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Данир Гайнуллин.

Һәйкәлне июнь аенда, V Бөтендөнья башкорт корылтаен уздырган көннәрдә ачарга планлаштыралар.


Республиканың Мәдәният министрлыгы иң яхшы һәйкәл проектына бәйге игълан иткән иде. Җиңүче булып Россиянең танылган сынчысы, Россия Федерациясенең халык рәссамы, Уфадагы Мостай Кәрим һәйкәлнең авторы Андрей Ковальчук танылды.
Шәехзадә Бабич һәм күренекеле шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү “Башкортстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү: 100 шәхес” проекты кысаларында тәкъдим ителгән.

Читайте нас: