Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 апрель 2019, 15:56

Бүген - Халыкара бию көне

ӨЗДЕРЕП БАС, РЕЗИДА!

Кунаккол сылуының сәхнәләргә күбәләктәй очып-кунып чыкканын күргәнегез бардыр, мөгаен. Ул биегәндә, итек табаннарына очкыннар сибелгәндәй була, йөрәкләр җилкенә, күңелләр талпына. Юк, юк бер дә фәстереп әйтү түгел, ә чын шулай.

Резиданың биюгә булган омтылыш мәктәп чорыннан ук сиземләнә. Аңа беренче биюләрне авылдашы Зөлхәбирә Харрасова өйрәтә. Һәм ул бүген дә аны үзенең остазы, дип йөртә.

Мәктәпне тәмамлагач, биюче булу хыялы Резиданы Стәрлетамак мәдәният техникумына алып килә. Ул анда биюләр өйрәнә, бу сәнгать төренең нечкәлекләренә төшенә. Ә инде махсус уку бинасын тамамлагач, туган ягына кайта һәм Бишбүләк Мәдәният йортына хореограф булып урнаша. Резида балалар белән эчкерсез шөгыльләнә: аларга башкорт, татар, үзбәк халык биюләре өйрәтә. Алар белән бергәләп үзе дә бии.

Шулай да сәләтле кыз урын мөхите белән генә чикләнеп калырга уйламый, ул тагын Стәрлетамакка юллана. 1997 елның язында Стәрлетамак дәүләт бию театры артисты булып эшли башлый. Бу чорда республиканың шәһәр һәм авылларда күп тапкырлар чыгыш ясый, төрле мәдәни чараларда катнаша. Ул күрше Ырынбур, Чиләбе, Екатеринбург, Курган, Төмән, Краснодар өлкәсендә гастрольләрдә була. Шулай ук Мәскәү, Сакт-Петербург, Саратовта үткән сабантуйларда матур чыгышлары белән катнаша.

Болардан тыш, Резида Биктимеровага 2007-2008 елларда Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган аСбантуйда катнашу бәхете тия. Еллар үтү белән биюченең сәләте тагын да ачыла төшә. 2011 елда якташыбызга тагын Төркиядә, ягъни, Әнкара шәһәрендә булырга туры килә. Анда Төрксой оешмасы Әхмәтзәки Вәлиди исемен йөртәчәк парк ачу тантанасында төрле биюләр башкаруда катнаша

Резида Вәкил кызы Биктимерова театр коллективы белән шулай ук Голландия, Бельгия илләрендә илле еллап үткәрелә килгән халыкара фестивальдә Русия исеменнән чыгыш ясый. Биюче яраткан ансамбле белән илебезнең төрле төбәкләре сәхнәләреннән үзенең осталыгын күрсәтә. Кайда гына булмасын, авылның кечкенә клубындамы, зур сәхнәдәме, Резида һәр биюне бар күңелен салып башкара. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки таләпчән тамашачы һөнәри артистан күпне таләп итә. Резида шуңа да һәр элементка, һәр хәрәкәткә сак карый, теге яки бу халыкның биюен сак, аны балетмейстер куйганча, төгәл итеп, залда утыручыларга җиткерергә тырыша.

Резида Вәкил кызы 2012 елда Кыргызстанның Ош, Бишкәк, Джалалабад шәһәрләрендә үзенең матур чыгышлары белән мөселман кардәшләребезне шатландырды. Шат йөзле тамашачылар яраткан артистларыбызның бию ритмына кушылып дәррәү кул чабалар. Димәк, яраталар, үз итәләр.
Әнвәр Сөләймәнов.
Читайте нас: