Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 апрель 2019, 15:15

Екатеринбургта беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак

28 апрель көнне Екатеринбургта Габдулла Тукайның туган көненә багышлап беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Бу хакта Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итә.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты - татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру.


Акция кысаларында мәдәни программа һәм квест уеннары каралган.


Чара ТРның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә узачак (Сакко һәм Ванцетти ур., 24).


Башлана 15:00 сәгатьтә.

Читайте нас: