Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 апрель 2019, 17:26

Тукайга һәйкәл тагы кайда куелган?

Бүген Уфада татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Соңгы дистә елда Тукайга һәйкәлләр тагын кайда ачылган? “Азатлык” шуны барлаган.

2006 елда Санкт-Петербургта куелган Тукай һәйкәле — Татарстанның Төньяк башкалага бүләге.


2011 елда Төркия башкаласы Әнкарада Тукай исемен йөртүче урамда шагыйрьгә һәйкәл куелган.


Русия башкаласында татарның бөек шагыйренә һәйкәл 2011 елның 27 апрелендә ачылды. Әлеге фотода сез шул һәйкәлне күрәсез. Биредә ел саен шигърият бәйрәме уза.


Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Тукайга һәйкәл 22нче мәктәп ихатасына шушы елда куелган. 2016 елда бу мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелгән.


Татарстанның Яр Чаллы, Лениногорск шәһәрләрендә, Сарман районынының Саклаубаш авылында да Тукайга һәйкәл, Әлмәттә бюст бар.

2012 елда Төркиянең Истанбул шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге паркында Тукай бюсты куелган.


2013 елда - Пермь өлкәсенең Барда авылында, Әстерханның татар бистәсендә.


Алабуга шәһәрендә, аннары - Азнакайда, 2016 елда Ижауда, Кырлайда, Казахстанда Тукайга һәйкәлләр калкып чыккан.

Читайте нас: