Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 апрель 2019, 14:35

Санкт-Петербургта быел да "Тукай-квест"ка әзерләнәләр

Чарада катнашучылар Санкт-Петербург татарлары тарихына багышлнган биремнәр үти, белемнәрен арттыра.

Санкт-Петербургта быел да "Тукай-квест" узачак. Ул 28 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта җирле татар активисты, җырчы һәм чараны оештыручыларның берсе Альбина Ишмурзина хәбәр итә.


"Тукай-квест" 2016 елда да, 2017 елда да үткәрелгән. Ул шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) туган көненә багышлана. 2017 елда, мисалга, уенда 4 команда, барысы 40 кеше катнашкан һәм Санкт-Петербург татарлары тарихына багышланган ребуслар, кроссвордлар, иҗади биремнәрне үтәгән. Биремнәр бары татар телендә генә язылган.


Быел да квестта 4 команда катнашуы көтелә.
Читайте нас: