Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 апрель 2019, 13:28

Еники белән Куприн - туганнар

Быел күренекле татар язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулган булыр иде.

Ибраһим Абдуллин борынгы татар нәселе – Колынчаковларны тикшереп, Әмирхан Еники һәм Александр Куприн арасында туганлык җепләре барлыгын исбатлый: “Пенза архивына баруымны ишеткәч, татар шәҗәрәләренең зур белгече Марсель Әхмәтҗанов Колынчаковлар шәҗәрәсен эзләвемне үтенде. Өлкә архивларында, кагыйдә буларак, берничә йөз меңнән миллионга якын эш саклана, һәр эшнең уртача йөз-йөз илле биттән торуын искә алганда, үзеңә кирәкле язмаларны эзләү печән кибәненнән инә табарга тырышу кебек бер шөгыль икәнен күз алдына китерү кыен түгел".


Колынчаковларның кенәз Күгүштән (Кугуш) башланган нәсел йомгагы атаклы рус язучысы Александр Иванович Купринга (1870—1938) китерә.


Рус язучысы Иван Бунин Купринның "әнисе Любовь Алексеевна татар фамилияле княжна иде һәм Александр Иванович үзендә татар каны булу белән бик нык горурланадыр иде", "ә берара хәтта төсле түбәтәй киеп йөрде" -, дип искә төшерә. «Юнкерлар» исемле автобиографик романында А. И. Куприн үзе дә: «Мин әнием ягыннан татар князьләреннән чыкканмын»,—дип туп-туры әйтә. Ул гына да түгел, Колынчаков (Колунчаков) фамилиясенең «бер яшьлек тай» мәгънәсендәге колынчак сүзеннән алынганлыгын да яхшы белә.

Читайте нас: