Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 апрель 2019, 17:17

Киләчәккә безнең планнарыбыз күп

Азнай авылы Мәдәният йорты гөрләп эшли

Бик күңелле итеп Яңа елларны каршы алганнан соң, кyрше авылларга концертлар белән чыктык. «Кышкы бүләк», дип аталган бик матур эчтәлекле программа белән Дүсән hәм Демский Мәдәният йортларында чыгыш ясадык. Концертыбызны тамашачылар бик жылы кабул итте.

Февраль аенда да клубта бик күп мәдәни чаралар уздырылды, балалар белән дә күп кенә эшләр эшләнде. Ә инде 23 февральгә бары тик хатын-кызлар гына әзерләгән концерт программасы Ватанны саклаучы ир-егетләребезгә аеруча охшады.

Март ае башында Зәлир Әлмөхәммәтов житәкләгән «Ялан» ир-егетләр вокал ансамбле «Ирләр ни турында жырлый?» республика конкурсында II дәрәжә дипломына лаек булды.

Авылыбызда менә өченче ел инде 8 Март көненә көчле затлар, ир-егетләребез концерт программасы әзерләп, хатын-кызларны котлый. Быел да Мәҗит Миhранов, Закир Ситдыйков, Юлай Әхмәтов, Хәйдәр Хафизов, Фидан Ситдыйков бай hәм эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Барлык Азнай авылында яшәүчеләр исеменнән аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Театр елында район Мәдәният йортларының театр коллективлары арасында конкурс игълан ителде. Азнай авылы Мәдәният йортының «Тамаша» театр коллективы Салават Әбүзәров пьесасы буенча «Хыялый» лирик-комедиясен әзерләп, районда беренче урынны яулады. Закир hәм Фидалия Ситдыйковлар, Мәҗит Миhранов, Флорида Шөгәепова, Хәйдәр Хафизов чын артистлардан бер дә калышмадылар. Алар үз рольләрен шул чаклы тырышып hәм килештереп башкарды, тамашачылар аларга хәтта басып үз рәхмәтләрен белдерде. Закир Ситдыйков районда «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә жиңүче булып танылды. Без артистларыбыз белән горурланабыз.

Республика дәрәҗәсендәге «Тылсымлы моңнар» фестивалендә лаеклы чыгыш ясадык.

Мәдәният йортының хезмәткәрләренә hәм hәрвакыт безгә ярдәм итүче Азнай авылы халкына бик зур рәхмәт. Уртак көч белән Мәдәният йортыбызның учагын сүндермәбез.

Рәзинә ӘЛМӨХӘММӘТОВА.

Азнай авылы.

Автор фотосы.
Читайте нас: