Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 апрель 2019, 16:38

Гитара музыкасы бәйрәме

Дамиан Никитин үз программасын ышанычлы, җиңел hәм эмоциональ башкарды

Н. Сабитов исемендәге беренче музыка мәктәбендә (Уфа шәhәре) Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан яшь гитаристларның «Минем утравым — гитара» икенче Бөтенрусия конкурсы булып узды. Оештыручылар — БР Мәдәният министрлыгы, Республика укыту-методик үзәк, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, 1 санлы Балалар музыка мәктәбе. Жюри составында күренекле музыкантлар — профессор, Маймонид исемендәге Дәүләт классик гитара академиясенең (Мәскәү шәhәре) кафедра мөдире Е.Ю. Финкельштейн, М.И. Глинка исемендәгe Магнитогорск дәүләт академиясе оркестр халык уен кораллары кафедрасының өлкән укытучысы А.В. Куликова, Уфа сәнгать училищесы укытучысы, халыкара, республика конкурслары лауреаты К.Т. Сабиров бар иде.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча мәктәбебезне Дамиан Никитин тәкъдим итте. Ул үз программасын ышанычлы, җиңел hәм эмоциональ башкарды. Һәм әлегә бик мөhим hәм катлаулы конкурс дипломанты исеменә лаек булды. Әйтергә кирәк, көндәшлек бик зур иде. Аның яшь тәркемендә генә дә 32 катнашучы булды. Ә конкурска Уфадан, республикадан hәм Русиянең башка төбәкләреннән 70 гитарачы килгән иде.

Кызыклы мастер-класслар, бүләкләү hәм түгәрәк өстәл узды, анда жюри белән дустанә мөнәсәбәттә аралашырга, осталардан киңәшләр тыңларга, кызыксындырган темаларга сораулар бирергә мөмкин булды. Гитара музыкасы бәйрәмендә катнашучыларның барысы да канәгать калды hәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Александр АНДРЕЕВ,

Бишбүләк авылы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы.

Автор фотосы.
Читайте нас: