Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 апрель 2019, 14:23

Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс мистик фильм төшергән

Яшь җырчы һәм актриса Иделия Марс беренче тапкыр үзен режиссер буларак сынап караган. Аның “See my voice” кыска метражлы фильмы быел беренче тапкыр Казан мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителәчәк.

Фильмның жанры – мистик драма. Анда кешеләрнең курку хисе турында сүз бара. Төп героиня – җырчы кыз. Әлеге фильм кешенең ике халәте арасында тарткалашуын тасвирлый: түбәнчел “мин”не һәм үз-үзен эзләгән югары халәт.


Фильмда курку хисе белән көрәшкәндә, нинди чикләр барлыгы мистик форматта күрсәтелә. Ул төш форматында тасвирлана. “Бездә көчле акыл бар, ул безгә үсеш кичерергә ярдәм итә”, - дип аңлатма бирә Иделия Марс.

Читайте нас: