Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2019, 16:55

Мәдәният Мәскәүдә беренче тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальнең гала-концерты узды

Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстанның күренекле артистлары танылган җырчы репертуарындагы композицияләрне башкарды.

Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фестиваль Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Әлфия Авзалованың кызы – Зөлфия Нигъмәтҗанова катнашында ачылды.

Читайте нас: