Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 март 2019, 14:42

Римзил Вәлиев татар милли хәрәкәтендәге үзгәрешләргә багышланган китап чыгарды

“Автоном йөзү: Россия татарлары ике гасыр чигендә” китабы алты кешедән рецензия алганнан соң гына дөнья күргән.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында журналист, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Римзил Вәлиевнең татар иҗтимагый оешмалары проблемалары һәм эшчәнлегенә багышланган “Автоном йөзү: Россия татарлары ике гасыр чигендә” китабы тәкъдим ителде.


Әлеге китапта Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе төзелү һәм 1998-2007 елларда аның шурасы эшчәнлеге турындагы истәлекләр һәм документлар тупланган.
Читайте нас: