Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2019, 13:26

Көлке көнендә “Көлке төне” үтәчәк

1 апрелдә Уфада беренче тапкыр Көлке көнендә “Көлке төне” үтәчәк.

Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов әйткәнчә, гомер буе очлы “Сәнәге” белән элеп алып, селкеп салган “көләччик” Мар. Сәлимгә 100 (70+30) тулу сәбәпле, “Башкортостан” дәүләт концерт залында төне буе – Сатира белән Юмор!
Зур залда зур вакыйга: күңелле күрешүләр, сөйкемле сөйләшүләр, шаярып көлешүләр, кочаклап үбешүләр…

Марсель Сәлимов белән бергәләп көлүчеләр – Илнур Юламанов, Гөлзәмия Ситдыйкова, Лилия һәм Айнур Фатыйховлар, Рим Хәсәнов, Рәис һәм Линар Ханнановлар, Фәнүнә Сираҗетдинова, Радик Динәхмәт, Алтынай Хамматова, Хәким Мортазин һ.б. сәхнә осталары.
Читайте нас: