Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2019, 13:33

Көчле алкышлар бүләк итик!

Күптән гадәткә кергәнчә, ул “Театр халыклар арасында үзара аңлашу һәм тынычлыкны ныгыту чарасы буларак” дигән бердәм девиз астында уза.

Бу — сәхнә осталарының һәм театрда эшләүчеләрнең генә түгел, ә миллионнарча тамашачыларның да бәйрәме. Бу көндә төрле тантаналы чаралар, фестивальләр үткәрелә, ә кайбер театрлар яңа спектакль премьералары әзерләргә тырыша.

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры “Бөтен тормыш — уен” дип аталган тамаша тәкъдим итсә, Урыс дәүләт академия драма театры зур сәхнәдә “Мнимый больной”, бәләкәендә “Кофейный блюз” спектакльләрен күрсәтәчәк. “Килгән кунакларны театрның фойесында ук каршы алачакбыз. Анда аларны төрле бәйгеләр, уеннар көтә. Театр сөючеләр арасында киләсе тамашаларга чакыру билетлары да уйнатылачак”, — дип хәбәр итте театр хезмәткәрләре.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры афишасында бу көнне “Баллы, тирәкле Балтирәк” лирик комедиясе урын алган. “27 мартта тамашачыларыбызны театр музеена чакырачакбыз. Анда 11сәгатьтә Арслан Мөбәрәковка багышланган фильм күрсәтеләчәк. Кичен, тамаша алдыннан, театр фойесында бүгенге репертуарның театр костюмнарын үз эченә алган экспозиция тәкъдим ителәчәк. Яраткан тамашачыларыбызны театр оркестрының бәйрәм концерты, күңел ачу программасы да көтәчәк”, — диде театрның баш мөхәррире Динара Каюмова.

Туймазы дәүләт татар драма театрында Эсфир Яһүдин пьесасы буенча “Коеп куйган фәрештә” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльдән соң “Театр көне – 2019” Бөтенрусия акциясе кысаларында “Бөтен тормыш — театр” викторинасы узачак. Шулай ук тамашачыларның фойеда актерлар белән фотога төшү мөмкинлеге булачак.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры 27 мартта “Һиҗрәт” спектаклен премьера алдыннан махсус күрсәтәчәк. Спектакльдән соң актерлар һәм режиссер катнашлыгында журналистлар, тәнкыйтьчеләр, блогерлар, театр сөючеләр белән аралашу, премьера хакында фикер алышу узачак. Әсәрне театрның баш режиссеры Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов сәхнәгә куя. Премьера Башкортстан оешуның 100 еллыгына багышлана.

Театр тамашачысыз яши алмый. Шуңа күрә бу көнне дә яраткан артистларыбызга иң зур бүләгебез — көчле алкышларыбызны бүләк итәргә ашыгыйк.

Читайте нас: