Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март 2019, 15:40

"Төньяк башкала"да - татар гүзәлләре балкышы

Санкт-Петербургтагы "Рекорд" яшьләр сараенда "Татар кызы-2019" бәйгесе узды. Аны биредәге Татарлар ассоциациясе президенты Рөстәм Хучашаев һәм сәнгать җитәкчеләре Әлфия Мәүлетова белән Гөлнара Фәйзуллина шәһәрдә яшәүче милләттәшләр ярдәмендә оештырды.

- Бу көнне "Рекорд" яшьләр сарае гөрләп торды, - дип хәбәр итә безгә "төньяк башкала"дан Әлфия Мәүлетова. - Кызлар белән сайлап алу, башка төрле әзерлек чаралары күптән башланды. Финалга 6 кыз чыкты. Аларның һәрбесе дә - нур иясе, милләтебезнең йөзек кашы. Кызлар барысы да Санкт-Петербург дәүләт университетында белем ала, иҗтимагый, милли тормышта кайнап яши. Бәйге барышында алар туган телдә аралаша белүе, милли гореф-гадәтләрне ихтирам итүен күрсәтте, җырлды да, биеде дә. Бәйге нәтиҗәләре буена Юлиана Елезарова - "Мисс Санкт-Петерург", Зөлфия Слаева исә Ленинград өлкәсендә иң чибәр татар кызы исеменә лаек булды. Алар тиздән Казанда узачак халыкара "Татар кызы" бәйгесендә катнашачак.

Читайте нас: