Фестивальдә республиканың башкорт фольклор коллективлары катнашачак, алар төрле фольклор жанрларын (сүз, җыр, бию, инструменталь, халык гореф-гадәтләре, йолалары, урындагы традицияләр сакланган ярышлар) тәкъдим итәчәк.
Фестиваль кысаларында башкорт паласлары һәм Дим төбәгенең борынгы традицион киемнәре халык иҗаты күргәзмәсе оештырылачак. Шулай ук, катнашучылар өчен күкрәкчә ясау һәм җәядән ук ату буенча мастер-класслар узачак.