Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 март 2019, 17:18

Хуш киләсең, Нәүрүз

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.


Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:


Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад!


Нәүрүз такмаклары төрлелеге белән аерылып торган. Кыскасы, тапкырлык чишмәсе шиңмәгән, кипмәгән!


Мәкальләр:

· Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.

· Язгы көн ел туйдыра.

· Яз сөрсәң, көз урырсың.

· Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

· Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.

· Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.

· Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган.

· Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.

· Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

· Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.


Язгы сынамышлар:

· Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.

· Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.

· Апрельнең башында аяз булса, җәй коры килер. Әгәр болытлы булса – ашлык уңарга булыр.

· Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

· Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.

· 9 майда бәрәңге утырт.

· 19 майда кыяр утырт.

· Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.

· Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

· Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

· Боз утырып калган елны авырлык булыр.

· Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.


Табышмаклар:

· Ак юрганын алып куйдым, яшел юрганын җәеп куйдым. (Яз)

· Кара мыеклы җизнәм сагындырып килгән. (Яз)

· Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, елап елгалар, яшьләр түгелде. (Яз)

· Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Читайте нас: