Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 март 2019, 16:39

Чиләбедә "Татар кызы" бәйгесендә катнашучылар саны арткан

Чиләбе өлкәсендә "Татар кызы-2019" бәйгесендә җиңү өчен унбер кыз ярышачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгенең сайлап алу туры узган шимбәдә үткәрелгән. Анда 11 кыз сайлап алынган. Узган ел 8 кыз ярышкан булган.


2016 елда халыкара статус алган “Татар кызы” бәйгесен төбәкнең милли-мәдәни тормышында зур вакыйга ясап, зурлап уздыру традициясен беренчеләрдән булып, 2011 елда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башлап җибәргән. Чиләбенең үзендә бу бәйге элеккечә, берничә этапта, берничә ай дәвамында үткәрелә.

Читайте нас: