Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 март 2019, 11:56

Бердәмлек — ул байлык

8-12 июньдә Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале узачак. Зур масштаблы проектны Русия Мәдәният министрлыгы, В. Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йорты, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре оештыра.

Фестиваль төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлекле традицияләренә сакчыл караш һәм гаять зур кызыксыну булуын күрсәтә. Сәләтле кешеләрнең бергә очрашуы фестивальдә катнашучы илләр арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә. Заман һәм буыннар рухи элемтәләрен саклый, кешелекнең мәдәни хәзинәсен арттыра.


Быел “Бердәмлек” фестивале 4 районда һәм Уфа шәһәрендә узачак. 10 коллективның катнашуы көтелә. Шулар арасыннан Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Сербия, Көньяк Корея, Сенегал, Чили һәм башка илләр бар.

Читайте нас: