Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 март 2019, 12:09

Халык җырлары җанын саклаучылар

«Ялан» ир-атлар ансамбле икенче дәрәҗә дипломант булды

Уфада ир-атлар вокаль коллективларының «Ир-атлар ни турында җырлый?» I Республика конкурсы булып узды. Дәрәҗәле фестивальдә безнең район данын Азнай авылы Мәдәният йортының Зәлир Зөфәр улы Әлмөхәммәтов җитәкчелегендәге «Ялан» ир-атлар вокаль ансамбле яклады.

Районның мәдәни тормышында бу үзенчәлекле hәм чагу ансамбль күптән түгел генә барлыкка килде, әмма авыл клуб учреждениеләре арасында иң уңышлы hәм нәтиҗәле эшләүче ансамбльләрнең берсе буларак, үзен күрсәтергә өлгерде инде. Бүген «Ялан» — районда бердәнбер ир-атлар ансамбле. Ансамбль белән бөтен тирә-юньдә танылган баянчы-виртуоз Зәлир Әлмөхәммәтов җитәкчелек итe, ул үз тирәсенә Азнай авылының шундый ук сәләтле hәм башкорт музыкасына битараф булмаган ир-атларның яртысын туплаган. Ансамбль составында искиткеч талантлы, көчле hәм матур тавышлы Мәҗит Миhранов, Закир Ситдыйков, Фидан Ситдыйков, Хәйдәр Хафизов, Таяр Шаhниязов. Ансамбльдә катнашучылар тамашачы белән hәр очрашуга җитди hәм җаваплы әзерләнә. Репертуарны ныклап сайлыйлар, җырларның характерына hәм башкару алымнарына, бердәм ансамбль яңгырашына зур игътибар бирәләр.

Ансамбль конкурска бик тырышып hәм җаваплы әзерләнде. Республиканың төрле почмакларыннан — 17 район hәм ике шәhәрдән килгән 32 коллектив арасында «Ялан» үзешчән ир-атлар вокаль ансамбле икенче дәрәҗә дипломант булды. Азнай ир-атлары конкурсның жюри әгъзаларын үзенчәлекле, талантлы вокал осталыгы hәм артистлыклары белән таң калдырды.

Зүлия ТӘКЕТДИНОВА,

Бишбүләк авылы Мәдәният сарае методисты.

Фото «Ялан» ансамбле архивыннан.
Читайте нас: