Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 март 2019, 16:02

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә бер тонна пылау әзерләнәчәк

24 март көнне Мәскәү ВДНХсының 75 павильонында узачак Нәүрүздә бер тонна пылау пешерәчәкләр. Бу хакта "Москва Татарская" сайты хәбәр итә.

Көн дәвамында милли кул эшләнмәләре сатып алырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак.


Ачык мәйданда узачак Пылау фестивалендә бер тонналап пылау пешерергә планлаштыралар. Шулай ук башка төрле милли ризыклар әзерләү дә күздә тотыла.


Шулай ук тарихка, мәдәнияткә багышланган чаралар, профессиональ артистлар һәм үзешчән сәнгать әһелләре концерты, милли костюмнар дефелисе, ярминкәләр тәкъдим ителәчәк.
Читайте нас: