Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 март 2019, 15:37

Азат Абитов кыз сорарга барган

Ул үзенең инстаграмына Гөлсириннең туган ягында - Мамадыш районы Урта Кирмән авылындагы фотоны урнаштырган һәм "Беренче танышу. Туганлашу процессы башланып китте", - дип язган.

"Бик матур пар барлыкка килде!" - дип куанган инстадуслары.


"Гөлсирин апаем, ул аяк киемеңне алыштыр, матур йөр!" - дип язганнар Гөлсирингә.


Гөлсириннең аккаунтында да акыл өйрәтүчеләр күп. "Азат кидерткән, кул сорагандагы йөзекне нигә кимәдең икән?" дип бәйләнәләр Гөлсирингә. Кызның елмаймыйча утыруын да ошатмаганнар. "Нәрсә булды сиңа? Шыгырданнан сыер алма диләр. Әй Аллам, куып чыгарган инде, никахы да юк", - дип "борчылып" язалар.


Шулай да, изге теләкләр язучылар күбрәк. "Матур гаилә булып, тигез яшәгез! Арагызга кеше сүзләре кертмәгез, көнчел кеше күп инде ул", - дигән киңәшләрен биргәннәр.
Читайте нас: