Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 март 2019, 16:37

Роберт Миңнуллин "Интертат"тагы иң мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә өстәмә кертте

Шагыйрь бөек җырчы Фәридә Кудашеваны мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә кертергә кирәк дигән фикердә.

Роберт Миңнуллин ни өчен җырчының бу исемлеккә кермәве турында үз фикерен әйтте. “Мин бер генә сәбәбен күрәм: ул исемлеккә, мөгаен, Башкортстанныкы булганга кермәгәндер, шуңа да мөнәсәбәт шундыйдыр. Халык белеп бетермидер”, - диде ул.


“Фәридә Кудашева татар хатын-кызлар арасыннан иң зур, иң күренеклесе булырга тиеш. Без бит үз тирәбездә ике-өч кешене генә беләбез, ул әдәбиятта да, сәнгатьтә дә шулай”, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.


“Интертат” иң мәшһүр татар хатын-кызлары турында сораштыру уздырды. Сораштыруда катнашучылар иң мәшһүр хатын-кызларны атады. Сөембикә, Мәгубә Сыртланова, Фатиха Аитова, Мөхлисә Бубый кебек шәхесләр иң танылган хатын-кызлар дип аталды.

Читайте нас: