Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 март 2019, 15:05

Төмәндә татар мәдәнияте көннәренә багышланган тамаша булды

Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараенда татар мәдәнияте көннәренә багышланган гала-концерт булды. Бирегә өлкәнең төрле районнарыннан катнашучылар җыелган. Бу турыда Яңарыш сайты хәбәр итте.

Тамашачыларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Төмән шәһәр мәдәният департаменты җитәкчесе Ирина Алексеева сәламләгән.


"Илдар Гыйльметдинов татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү эшендә олы хезмәт күрсәтүче шәхесләр - Ришад Зиганшин, Тимергали Мирасов, Алсу Сәгыйтова, Ләйсән Хөрмәтуллина, Хәмзә Биктимиров, Наҗия Хәкимова, Сафура Гыйззәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды", диелгән бу хәбәрдә.


Җиңүчеләрне “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” өлкә фестивальләренең жюриенда булган - өлкә автономиясенең башкарма директоры, музыкант Тимергали Мирасов, өлкә филармониясе солисты, опера җырчысы Эльвира Саниевская, җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова, Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге хореографы Миләүшә Яценович бүләкләгән.

Читайте нас: