Лагерь Урта диңгез буенда урнашкан. Европа илләрендә яшәүче татарлар туган мәдәниятенә тартыла, аны үз көнкүрешендә һәм тирә-юнендә сакларга омтыла, милләттәшләр белән элемтәләрне саклыйлар. Нәкъ менә аларның балалары, иң беренче чиратта, Испаниягә «Tatar camp for kids in Spain»га килә.