Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 март 2019, 14:04

Калининградта Фатих Кәримне искә алдылар

1-2 мартта Калининград шәһәрендә һәм өлкәсендә каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар узды.

Чараларда Татарстаннан күренекле язучылар, галимнәр, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым катнашты.


Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре тирәсендә барган хәрби бәрелешләр вакытында һәлак була. Калининград өлкәсенең «Победа» бистәсендә, хәрбиләр каберлегендә җирләнә.


Чараларда катнашучылар каһарман язучының каберен зиярат кылдылар.

Читайте нас: