Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2019, 15:34

Әлфия белән Илһам күкләрдә кавыштымы икән?

Бер-берсен яратулары хак булса да, халкыбызның ике моңлы сандугачы бер талда оя кора алмаган. Безнең өчен мәшһүр Әлфия Афзалова белән Илһам Шакиров булса, бер-берсенә алар "Илһаметдин!", "Әпиләү!" дип дәшкән, диләр... Күптән түгел дөнья күргән "Әлфия Авзалова" дигән китапта бу хакта җырчының истәлекләре китерелә.

"Илһам белән гел бергә йөреп, күңелләребез шулкадәр якынайды, хәтта мин аңар гашыйк булдым. Гел аны гына уйлыйм. Аз гына күрешми торсак та, ямансу була башлый. Гел аңа карап торасым, гел аның җырларын тыңлыйсым килә. Әллә үзенә, әллә сихерле тавышына гашыйк булдым. Ул үзе дә миңа гашыйк шикелле тоела иде, әллә миңа гына шулай тоелган. Кыскасы, арабыз бик серле иде. Шуның өчен халык арасында Илһам белән Әлфия өйләнешәчәкләр икән, дигән сүзләр йөри башлады. Чынлап та, Илһам: “Әлфия, әйдә өйләнешәбез!” – дип тә әйтеп куйды. Мин ул сүзне уенга борган булдым".


"Интертат.ру" сайтында бу китаптан берничә кызыклы факт бирелгән.


1. Әлфия Авзалова егермегә якын үлән салып чәй әзерләргә яраткан. Үләннәрне җәй саен җыеп киптерә, аннан соң кыш буе чәен эчә. Сөтле чәйгә аз гына әче әрем сала торган булган.


2. Спортны үз иткән. 2002 елда оныгы Әскар Авзалов белән футбол буенча дөнья чемпионатының бөтен матчларын карап барган. Русия җыелма командасының җанатары булган.


3. Ижевскида гастрольләрдә чакта Михаил Боярский белән очраша. Бер кунакханәдә яшиләр, бер мәйданчыкта чыгыш ясыйлар.


4. Һәр иртә битләрен, гәүдәсен сап-салкын су белән юган.


5. Җырчы музыка аппаратурасының авыр кейсын гел үзе күтәреп йөргән, аны берәүгә дә ышанып тапшырмаган. Ул заман өчен музыка аппаратлары кадерле, кыйммәтле булган.

Читайте нас: