Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 март 2019, 15:42

"Туган тел"гә10 яшь!

"Туган тел" телеканалының эшли башлавына 10 ел тула.

"Туган тел" телеканалы татар-башкорт җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә, халык моңнарын бөтен дөньяга танытуны максат итеп куя. Бу хакта Казанда филармониядә узган концертта каналның директоры Азат Вахитов әйтте.


"Быел телеканалның эшли башлавына 10 ел тула. Бу – безнең презентация форматындагы беренче зур концертыбыз. Тик соңгысы булмас, дип уйлыйбыз. Әлеге чара матур традициягә әверелер дип ышанабыз", - диде ул.


Азат Вахитов әйтүенчә, "Туган тел"не музыкаль каналлар арасында барган көндәшлек куркытмый. Аның үз юнәлеше бар.


"Татарстанда музыкаль каналлар бар, без көндәшлектән курыкмыйбыз. "ТМТВ" һәм "Мәйдан" телеканалы безгә яхшы таныш. Безнең канал алардан аерылып тора, үзенчәлекле якларыбыз шактый. Без башкаларны кабатларга омтылмыйбыз, чөнки үз юнәлешебез бар. Безнең максат — татар-башкорт җырчыларын, музыка сәнгатен халыкка таныту", — диде ул.


Шагыйрә, композитор Зифа Нагаева әйтүенчә, каналның Татарстанда ачылуы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтә.


"Бу канал тыңлаучыларның мәдәни аңын үстерергә, рухи кыйммәтләрне саклап калырга, халкыбызның моңлы җырларын кайтарырга сәләтле. Шулай ук ул татар һәм башкорт сәнгате арасына ныклы күпер сала. Без милләтне саклап калырга тиеш. "Туган тел"нең Татарстанда ачылуы хезмәттәшлекне тагын да киңәйтә", - диде ул.


"Туган тел" - тәүлек буе эшли торган музыкаль-күңел ачу телеканалы. Ул 2009 елда Уфа шәһәрендә оештырыла, беренче тапкыр эфирга 24 март көнне чыга. Телеканалның төп эшчәнлеге татар һәм башкорт телен, җыр сәнгатен саклауга юнәлтелгән.


Ул Башкортстан һәм Татарстан территориясендә, шулай ук Русиянең 52 зур шәһәрендә, Түбән Новгород, Саратов, Ырынбур, Чиләбе өлкәләрендә күрсәтелә. Бүгенге көндә телеканалны 12,8 миллионнан артык кеше карый.

Читайте нас: