Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 март 2019, 16:33

28 февраль – Бөтендөнья татар кухнясы көне

28 февраль көне Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә Бөтендөнья татар кухнясы көне билгеләп үтелә.

Бу көн әле чагыштырмача күптән түгел, 2006 елда гынә бәйрәм ителә башлый. 28 февраль көне юкка гына сайлап алынмаган. Нәкъ менә 1927 елның әлеге көнендә легендар татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов туган.


Юныс Әхмәтҗанов – уникаль шәхес. Хезмәт юлын ул гади бер кулинар буларак башлап җибәрә. 1950 елларда аның “Татар ашлары” китабы чыккач, ул танылып китә.


1969 елда СССРда беренче булган “Татар ашлары йорты” татар ашлары ресторанының шеф-повары булып эшли башлый.Ул хәтта 80 елда узган Олимпиадада да татар ашларын тәкъдим итә. Барлыгы 10 нан артык китап авторы ул. Алар күп хатын-кызларның өстәл китабына әверелгән.

Читайте нас: