Концерт вакытында нинди генә кәмит хәлләр булмый да, нинди генә кызыклы тамашачылар килми! Фирдүсне бигрәк тә яраталар инде, берсе аңа багышлап шигырь яза, икенчеләре артистка ияреп тыпырдатып бии, хәтта мәхәббәт тә аңлатучылар бар, дип яза “Сәхнә”.
Бер концертында бәләкәй генә кызчык кумирына чәчәк бирергә чыккач: «Тямай, я тебя просто люблю», – дип артистны бөтенләй сүзсез калдыра!