Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 февраль 2019, 12:16

Хуш, Актриса!

СССРның, РСФСР һәм Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский исемендәге театр премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Гөлли Мөбәрәкова вафат. Аңа 83нче яшь иде.

Гөлли Арыслан кызы Мөбәрәкова 1936 елның 9 сентябрендә Уфада театр актерлары гаиләсендә туган (әтисе— СССРның халык артисты Арыслан Мөбәрәков (1908-1977), әнисе — РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты, шагыйрь һәм драматург, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәгыйдә Янбулатова (1915-1977).


Гөлли Мөбәрәкова, мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдәге А.В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтында белем ала. 1959 елда институтның башкорт студиясен (О. И. Пыжова һәм Б. В. Бибиков классы) уңышлы тамамлап кайткач, үзенең ярты гасырга сузылачак иҗат юлын М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында башлый. Театрның Әдәби советы әгъзасы, 1991-97 елларда баш режиссеры була. Уфа сәнгать институтының (2003-15 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе) режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы укытучысы, профессор, соңгы көннәргәчә театрда һәм уку йортында бердәнбер СССРның халык артисткасы иде.


Ул тудырган күпсанлы чагу образлар театр сәнгате тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Исеме - мәңгегә халык күңелендә.


Мәрхүмә белән хушлашу 22 февральдә булачак.

Читайте нас: