Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 февраль 2019, 15:20
Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе игълан ителде
ТАТАР 4.0 дип аталган татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге игълан ителгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Сәләт ВикиМәктәбе" җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов хәбәр итте
Конкурста Татар Википедиясендә теркәлгән һәркем катнаша ала. Барлыгы дүрт номинация тәкъдим ителгән: Татарстанның истәлекле урыннары турында мәкаләләр; танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турында мәкаләләр; Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр.
"Дүртенче номинация "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелә, яхшы мәктәп командасы дип атала. Укучылар команда белән Татар Википедиясендә теркәлеп, мәкаләләрен җибәрергә тиеш була", - диде Тимерхан Шәйхетдинов.
"Без, Википедия җәмгыятенең татар телле катнашучылары, бәйгене Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырдык. Төп шарт - һәрбер катнашучы фәкать бер хисап язмасыннан гына катнаша ала", - диде ул.
Бәйге 2019 елның 21 февраленнән 15 апреленә кадәр үткәрелә. Мәкаләләрне җибәрү өчен,
https://tt.m.wikipedia.org/wiki/Проект:Татар_4.0
сайтында теркәлү сорала.
Иң яхшы дип табылган мәкалә язучыга 20 мең күләмендә акча бирелә, дүртенче номинациядә исә, иң яхшы ун мәктәп төркеме сайлап алынып, 10 мең сум акча тапшырылачак.
https://tatar-inform
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде