Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 февраль 2019, 17:03

“СУ АНАСЫ”: ТАТАРЧА ФЭНТЭЗИ ЭКРАННАРГА ЧЫГА!

“Су анасы” кинокартинасы 14 мартта прокатка чыгачак. Габдулла Тукай, Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнгән фильм фэнтези жанрында төшерелгән.

Без ияләшкән чит ил фэнтезиларында заманча технологияләр күптән кулланыла инде. Татарстандагы “Су анасы” фильмын да шуларны кулланып төшерәләр. Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры Алексей Барыкин әйтүенчә, әлеге кинокартина – Татарстан кинематографистлары тарафыннан төшерелгән иң югары технологияле фильмнарның берсе. Анда катлаулы грим, махсус эффектлар, трюклар, компьютер графикасы кулланылган. Бу Су анасы образында ачык чагыла: ул яртылаш – катлаулы гримнан, яртылаш – 3D-модельле графикадан тора. Су анасыннан сулар чәчрәп тора, ул оча, күл өстеннән “йөри” белә – фильмда мондый кадрлар шактый күп.

Читайте нас: