Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 февраль 2019, 16:41

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов повесте Казахстан театрында куелды

Казахстанның Күкчәтау яшьләр театры башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй” повесте буенча спектакль чыгара. Ул хәзерге вакытта үзенең Казахстанда.

"Армандар кемеси" спектакленең премьерасы 21 – 23 февраль көннәрендә була. Инсценировка авторы – яшь драматург Ангизә Ишбулдина.


Айгиз Баймөхәммәтов үзенең “Калдырма, әнкәй” повесте буенча киң җәмәгатьчелеккә танылды. Әсәр башкорт, казах, чуваш, татар телләрендә басылып чыкты. Повестьне иң беренче булып яшь режиссер Илсур Казакбаев М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында сәхнәләштергән иде.


“Калдырма, әнкәй” әсәрендә балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр тормышы темасы ята.

Читайте нас: