Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 февраль 2019, 15:59

"Эчә дә җырлый, эчә дә җырлый..."

Илһам Шакиров бик шаян кеше булган. Социаль челтәрләрдә аның белән очрашулары, мутлыклары, кызык сүзләре турында язып торалар. Шуларның берсен ул "Идел" журналына үзе сөйләгән булган. Шуны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

"Бервакыт, яшьрәк чакта, Чүпрәле районына, артист Ренат Таҗетдин авылына кайттык та нәрсәгәдер күрше чуваш авылына бардык. Кире кайтышлый колхоз көтүе очрады", - дип сөйләгән Илһам абый үзе.

"Көтүче Ренатның артист икәнен белә, мине танымый, сорый бу: "Анда, авылга Илһам Шакиров концерт белән килгән, диләр, дөресме?"

Мин түзмәдем, шаяртып алырга булдым.

— Әй, нәрсәсе бардыр шул Илһамның — эчә дә җырлый, эчә дә җырлый. Бераз кабып алгач, аның кадәр генә мин дә сузам аны. Аннан соң, ул бик тә кабахәт кеше икән, диләр, ә халык шуның концертына йөри…

Үзем турында тагын нәрсәләр әйтеп бетергән булыр идем, белмим, әмма миңа көтүченең күз карашы ошамады, сөзәргә килгән үгезнеке кебек.

- Ах, син, заразы, әле безнең Илһам турында теләсә нәрсә сүләп йөрисеңме?! — дип, сыртка берне чыбыркы белән тамызды бу. Әле тагын кундырасы иде дә, чаптым. Мин чабам, арттан минем үземнән үземне яклаучы көтүче чаба, аның артыннан, шаяруны аңлатырга теләп, Таҗи чаба. Авылга кадәр куды.

Кич белән концертка килгән бу, таныды, соңыннан сәхнә артына кереп гафу үтенде: «Мин бит Илһам Шакировны озын буйлы, тәртә муенлы, алагаем зур кеше дип йөри идем, шуңа танымадым инде, үпкәләмә цыбыркы белән цыпыртканга», — ди..."

Читайте нас: