Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 февраль 2019, 13:00

Туган җиреңне данла һәм бүләк от!

Юлдаш радиосы “Хәзинә-тур” компаниясе һәм “Кызыл таң” гәзите белән берлектә зур проект тәкъдим итә.

Марттан ноябрьгә кадәр эфир дулкыннарында ”Туган төбәгем” тапшыруында тыңлаучылар арасында бәйге игълан ителә.


Сез үзегез яшәгән төбәкне, истәлекле урыннарны сурәтләп, инша рәвешендә иҗат ителгән кыска хикәяләрне [email protected], яки хат итеп Гафури урамы, 9/1нче йорт, "Юлдаш" радиосы адресы буенча “Туган төбәгем” конкурсына дип жибәрә аласыз.
Аларның озынлыгы А4 форматында ике биттән артмаска тиеш. Жюри тарафыннан сайлап алынган иншалар "Юлдаш" радиосы дулкыннарында яңгыраячак, “Кызыл таң” битләрендә һәм сайтларда урын алачак.

Тапшыру һәр айның беренче дүшәмбесендә 15 сәгать 15 минутта эфирга чыга. Аның азагында тыңлаучылар бер жиңүчене билгеләячәк.
“Хәзинә-тур” компаниясе әзерләгән бүләкләр дә булачак. Ә конкурска нәтиҗә ноябрьдә ясала.
Алып баручылар Азат Фазлыйәхмәтов һәм Рәсимә Гайнетдинова сезне, туган җирне данлап, бүләк отарга чакыра.
Читайте нас: