Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 февраль 2019, 13:53

Якташыбызда - дәрәҗәле бүләк

Якташыбыз, күп еллар Казанда "Яңа гасыр" телевидениесе алып баручысы, бүген Кариев театры директоры булып эшләгән Гүзәл Сәгыйтова Мәскәүдә Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко кулыннан дәрәҗәле бүләк алды.

Ул Мәскәүдә узган илнең төрле төбәкләренең балалар театры җитәкчеләре белән очрашуда катнашты.

Очрашу Валентина Матвиенко җитәкчелегендә үткән. Анда Русиянең балалар театрлары үсешенә багышланган мәсьәләләр күтәрелгән һәм театрларга Федерация Советы рәисенең рәхмәт хатлары тапшырылган.

Кариев театры “Театр сәнгате үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә өлеш керткән өчен” рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Читайте нас: