Якты юлдан
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 февраль 2019, 16:12

Кыыдамалаһыннарбатахтарынаагар турында Илсөя Бәдретдинова: «Миңа начарлык теләп утыручыны да табып әйтергә мөмкин»

Кыыдамалаһыннарбатахтарынаагар. Фамилиясе шундый. Исеме - Аисахна. Илсөя Бәдретдинова концертында бүре булып улаучы кыз бала тамашачыны исеме-шәрифе белән дә таң калдыра.

- Мин аны Якутиядән табып алып кайттым, - ди җырчы. - Ул - әбисе тәрбиясендә үскән табигать баласы. Чәчәк өзгәндә дә, аны үбеп, табигатьтән гафу үтенә торган кеше. "Урманга керсәм, кошлар белән аларның үз телендә сөйләшәм, бүре булып улагач, яныма өере белән килеп басты алар, аңлаштык, тимәделәр", - ди.

Аисахнаның шаманнар нәселен дәвам итүче булуын яшерми ул. "Концерт барганда кайсы рәттә, кайсы урында миңа начарлык теләп утыручыны табып әйтергә мөмкин, бәхеткә, андыйлар сирәк була", - ди Илсөя.

Читайте нас: