Якты юлдан
+22 °С
Облачно
Мәдәният
5 Февраля 2019, 10:57
Германиянең Лейпциг университетында татар мәдәнияте белән таныштырганнар
1409 елдан эшли башлаган югары уку йорты Лейпцигта иң зурысы санала. Анда Татар мәдәнияте кичәсе уздырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җирле татарлар активисты Эльвира Фритше хәбәр итте.
Кичәдә татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнашырга, татар халкы, мәдәнияте, теле хакында презентация белән танышырга, концерт программасын тамаша кылырга мөмкин булган.
Татар мәдәнияте кичәсендә Малайзиядән дә кунаклар катнашкан, диелә хәбәрдә.
https://tatar-inform.tatar/news
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"