“Һәйкәлнең кайда куелачагы билгеле түгел. “Нур” театры каршысында дигән вариант та булган иде, ләкин әлегә бәхәсләр бара. Шәхсән миңа бу вариант ошый”, - дип сөйләде Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин.
Габдулла Тукайның бюстын ясау өчен конкурс игълан иткән булганнар. “Бюстның авторын белмим, әмма мин аны ошаттым: Тукайга охшаган, тере, җанлы килеп чыккан. Миңа калса, бюст чын шагыйрьләрчә, Уфаны бизәп торачак”, - диде Роберт Миңнуллин.