Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 февраль 2019, 17:03

Үткәнеңне белмичә, якты киләчәк булмаячак

Зөлфидә Муллагалиеваның "Гаиләдә патриотик тәрбия бирүдә шәҗәрә. Мультимедиа эше" беренче урын яулады һәм I дәрәҗә диплом, конкурс медале, «Мин Патриот» значогы һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

— Конкурс турында белгәч, шунда ук катнашырга булдым, чөнки безнең гаиләдә патриотизм хисе нык үскән. Бездә бик күп материал тупланган. Безнең гаиләдә патриотик аң ата-бабаларыбызның үрнәкләренә нигезләнгән һәм буыннан-буынга тапшырыла. Муллагалиевларның нәсел шәҗәрәсе буенча без белгәннәрнең барысын да Ватаныбыз каршында хәрби бурычын намус белән үтәгән. Бабабыз Габдрахман Муллагалиев өч сугыш: фин, Гражданнар, Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның уллары - Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Аларның берсе Габдерәхим, фронтка эләгү өчен үз яшен «арттырган". Әмма унҗиде яшьлек егет озак сугыша алмаган, җиде айдан соң һәлак булган, — дип сөйли Зөлфидә Зөфәр кызы. - Тормыш иптәшем Гаяз өлешенә Әфган сугышы туры килде, улыбыз Илнур гражданлык бурычын лаеклы үтәде — армиядә хезмәт итте. (Тулырак гәзитнең 5 февральдә чыккан 11нче санында укыгыз).


Ирина Михайлова.

Фото Муллагалиевларның һәм Гатауллиннарның гаилә альбомымыннан
Читайте нас: