Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 февраль 2019, 17:57

Ранис Габбазов “Голос” проекты өчен татарча җыр сайлый

Ранис Габбазов — Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның Гран-при иясе. Яшь җырчы Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашу өчен җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге Мәдәниятне үстерү фонды хәбәр итә.

Ранис Габбазов социаль челтәрләр аша җыр сайларга ярдәм итүне сорап үзенең тыңлаучыларына да мөрәҗәгать иткән. “Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның отышлырак булуын уйлап бетермәдем”, — дип язган җырчы.

Ранис Габбазовның продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җырчының теләгенә уңай карый.

Читайте нас: