Анысы шулай, түзеп булмаслык сагынган чакларыбызда газиз кешеләребез янына вертолетка-самолетка утырып та, поезд белән дә, хәтта атка яисә велосипедка атланып кайтырга да әзербез. Алай гынамы, җәяүләп кайтырга да риза, әниебезнең җылы кочагы көтсен генә! Әмма әлеге видео, әлбәттә инде, лайклар җыеп кына калмаган, ә укучылар арасында бихисап бәхәс тудырган. Видеоны караган 70 меңләп кеше кызып-кызып комментарийлар яудыра. Берәүләр Салаватны хупласа, икенчеләре артистның бу адымын мактану дип кабул итә.