Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 гыйнвар 2019, 11:33

Лондон татарлары Туган тел бәйрәменә әзерләнә

23 февральдә Лондонда яшәүче татарлар Халыкара Ана теле көне һәм Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узачак.

Халыкара Туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә.

Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е генә киң таралган. Ә 400гә якын тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Россиядә дә якын киләчәктә үлү ихтималы янаган йөздән артык тел исәпләнә. Белгечләр сүзләренчә, тел яшәсен өчен, анда кимендә 100 мең кеше сөйләшергә тиеш.

Читайте нас: