Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 гыйнвар 2019, 11:42

“Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчеләре 13 февральдә Чулпан Җәлилова белән очрашачак

“Бәйге җиңүчеләрен, ягъни финалистларны, 13 февраль көнне шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова һәм Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу көтә”, - диде әлеге бәйгене оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев.

Аның сүзләренчә, йомгаклау кичәсе ике өлештән торачак. Беренче өлештә җиңүчеләрне бүләклиячәкләр. Анда Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова, Рөстәм Нәсыйбуллин, Флорит Гыйздатуллин кебек җырчыларның чыгышлары көтелә. Алар классик җырларны башкарачак. Икенче өлештә Муса Җәлил иҗаты белән бәйле театраль күренеш куелачак.
Читайте нас: