Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 гыйнвар 2019, 13:00

"Кызыбыз авырый, ятып кына тора..."

"Кызыбыз авырый: ятып кына тора, утырмый да, йөрүе дә безнең хыялларда гына…”, дип сөйләгән Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдрәкыйпов “Шәһри Казан” гәзитенә.

Эстрадабызның яшь һәм моңлы җырчысы Вәсилә Фаттахованың вафат булуына өч ел булды. Кызы Камиләне тапканнан соң, хәле начараеп, көтмәгәндә арабыздан китеп барды ул. Ире Илгиз ике бала белән торып калды.

"Барысы да шулай ук, үзгәрешсез. Кәрим мәктәптә укып йөри, 8 февраль көнне аңа 8 яшь тула. Уку ошый, аеруча математиканы ярата. Камилә кызыбыз Казанда, Мәскәүдә дәвалану курслары үтте. Быел Кытайга барырга да планлаштырабыз. Вакытыннан алда аз авырлык белән туып, әле дә хәл җыеп китә алмый, балакай. Ятып кына тора: утырмый да, йөрүе дә безнең хыялларда гына. Бераз сөйләшә, күзләрен, авызын күрсәтә…

Кәрим сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән уяну белән аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Камиләсе дә абыйсын күрү белән шундук елмая, көлә башлый. Балалар исән-сау гына булсын. Аллаһыдан бары тик шуны сорыйм", - дигән Илгиз.
Читайте нас: