Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 гыйнвар 2019, 12:50

Радий Хәбиров танылган җырчы Илһам Шакировның якыннарының кайгысын уртаклашты

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күренекле җырчы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Шакировның туганнары, якыннары һәм коллегаларының авыр кайгысын уртаклашты.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе исеменә җибәрелгән телеграммада болай диелә:


«Башкортстан халкы һәм үземнең исемнән күренекле җырчы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның вафатына бәйле кайгыгызны уртаклашам.


Халыкның яраткан җырчысы милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлешен кертте. Аның моңлы җырларын күп еллар буенча һәр татар һәм башкорт гаиләсендә яратып тыңладылар.


Илһам Шакиров республикабызның дусты иде, Башкортстан мәдәниятендә якты эз калдырды. Ул башкорт композиторларының әсәрләрен башкарды, күп кенә башкорт эстрадасы җырчылары аның репертуарындагы җырларны җырлады.


Илһам Шакиров турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!».

Читайте нас: